Tamasha.ru-3 яшь!
Өстәү вакыты:: 29.04.2012
2012 елның 26 апрелендә, нәкъ ботен татар халкы Тукай конен, татар теле бэйрэмен билгеләгән тонендә, Казанның АутХОЛЛ клубында Tamasha.ru сайтының 3-еллыгы горлэп узып китте! Куплэгэн йолдызлар хэм тугъры тамашачылар! Кабул ит, Тамашачым!
"Минем Матурым - 2012" (Финал)
Өстәү вакыты:: 31.03.2012
2012 елның 29 мартында Казанның АутХОЛЛ клубында искиткеч чара: татар кызлары арасындагы "Минем Матурым-2012" конкурсының финалы үтте! Тулы фоторепортаж әлеге группада булыр: http://vk.com/tatapaty. Кабул итегез!
Бердигән ШОУ! - Кызлар Көне!
Өстәү вакыты:: 14.03.2012
2012 елның 8 мартында, нәкъ халыкара гүзәл затлар көнендә, Казанның АутХОЛЛ клубында Бердигән ШОУ! - Кызлар Көне дискотекасы искиткеч гөрләп узды! Комментариясез! Азат Садыйков фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
БердигәнPatriotШОУ!
Өстәү вакыты:: 26.02.2012
2012 елның 23 февралендә, нәкъ бәйрәм төнендә , Казанның АутХОЛЛ клубында искитмәле ир-егетләргә багышланган дискотека-тамаша булып узды! Стриптиз, йолдызлы кунаклар, конкурслар һәм бүләкләр! Кыскасы, үзегез Азат Садыйков репортажын карагыз!
Изге ВӘЛИ көне! (2012)
Өстәү вакыты:: 16.02.2012
2012 елның 14 февралендә Казанның "Эритаж" клубында елның иң зур татар дискотекаларының берсе - гашыйклар көненә багышланган "Изге Вәли көне" узды! 50-ләп җырчы һәм меңләгән тамашачы! Азат Садыйков фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
TataPARTY - RnB
Өстәү вакыты:: 15.02.2012
2012 елның 9 февралендә Казанның АутХОЛЛ клубында атна саен уза торган TataPARTY дискотекасы узды! Ул көнне темасы: RnB иде, һәм тамашачылар шул стильдә эшләүчеләрнең иң яхшыларын күрде! Азат Садыйков фоторепортажы!
TataPARTY - Яңа ЕЛ!
Өстәү вакыты:: 31.12.2011
2011 елның 29 декабрендә Казанның АутХОЛЛ клубында TataPARTY күп тамашачылары белән иске елны озатып, Яңа елны татарча каршылады! Күп артистлар, Башкортстан һәм Санкт-Петербургтан килгән кунаклар да булды! Фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
TR-10ел!(МузДесант-2011)
Өстәү вакыты:: 19.10.2011
2011 елның 8 октябрендә чын дигәндә татар эстрадасы тарихта калырлык вакыйга булып узды - Татар радиосының 10-еллык юбилее Татнефть-Арена бинасында! Фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Илназның акустик альбомы презентациясе
Өстәү вакыты:: 21.05.2011
2011 елның 18 маенда Казанның "Rockabilly" клубында Илназ Сафиуллинның "Ышанма, Матурым!" дип исемләнгән акустик альбомын тәкъдим итү кичәсе узды. Фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ! - Беренче ТЕАТР!
Өстәү вакыты:: 04.05.2011
2011 елның 28 апрелендә Казанның АутХОЛЛ клубында Бердигән ШОУ!-Беренче Театр! дискотекасы гөрләп узды. Махсус кунаклардан бу юлы сәхнәдә Камал һәм Яшь тамашачылар театрларының артистларын күреп булды. Әлеге чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Tamasha.ru - 2 ЯШЬ!
Өстәү вакыты:: 24.04.2011
2011 елнын 21 апрелендэ безгэ - Tamasha.ru сайтына 2 яшь тулды! Бу бэйрэмне 500лэп тамашачы Казаннын АутХОЛЛ клубында билгелэп узды. Кунаклардан Зиннур, Вероника Кузнецова, Эбри Хэбриев, Салават Миннеханов, Тахир Гайнуллин, Татар-Продакшн х.б. дусларны куреп булды. Элеге чарадан фоторепопртажны кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ - "Минем Матурым"(Финал)
Өстәү вакыты:: 05.04.2011
2011 елның 31 мартында Казанның АутХОЛЛ клубында Бердигән ШОУ - "Минем Матурым" татар кызлары арасындагы матурлык бәйгесенең финалы булып узды. Әлеге чараның төп партнеры булып "Faberlic" косметика компаниясе торды. Әлеге тамашадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ - Татар Батыр!
Өстәү вакыты:: 07.03.2011
2011 елның 24 февралендә Казанның АутХолл клубында ватанны саклаучылар көненә багышланган Бердигән ШОУ - Татар Батыр дискотекасы булып узды. Әлеге чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Изге Вәли көне - 2011
Өстәү вакыты:: 22.02.2011
Нәкъ 14 февраль көнне Казанның "Эрмитаж" клубында Татар радиосы традицион ел саен уза торган Изге Вәли көнен, ягъни Гашыйклар төнен бүләк итте! tamasha.ru һәм inkazan.ru сайтларының фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ! - 1 ЕЛ!
Өстәү вакыты:: 31.01.2011
2011 елның 27 гыйнварында Казанның АутХолл клубында бер ел буе гөрләгән Бердигән ШОУ дискотекасының туган көне булып узды. Төп оештыручыларны тәбрикләргә Илнур-Айрат дуэты, Илназ Бах, Әбри Хәбриев, һәм башка яшь артистлар килделәр. Әлеге чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
"Минем Заманам" презентациясе
Өстәү вакыты:: 22.01.2011
2011 елның 19 гыйнварында Казанның "Желтая кофта" клубында гомергә бер генә була торган искитмкеч матур, тере тавышлы, "Минем заманам" фильмының концерт-презентациясе уздырылды. Әлеге тамашадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
TataPARTY - Яңа ЕЛ!
Өстәү вакыты:: 03.01.2011
2010 елның 30 декбрендә Казанның Аут-Холл клубында ТатаPARTY - Яңа ЕЛ! кичәсе булып узды. Махсус кунаклардан Илназ Сафиуллин һәм Шакур чыгыш ясадылар. Бәйрәм алдыннан тамашачылар өчен менә дигән ял булды! Чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ - Ретро дискотека!
Өстәү вакыты:: 27.12.2010
2010 елның 21 декабрендә Казанның "Империал" клубында "Бердигән ШОУ! - Ретро дискотека" булып узды. Кунаклардан Хомайны, Айфараны, Дөбр-Шатрны, Саф Хисләрне, Тахир Асылгәрәйне һ.б. җырчыларны күреп булды. Әлеге бик җылы рухта узган чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
"Татар Җыры-2010" (Сайланган фото)
Өстәү вакыты:: 25.12.2010
2010 елның 18 декабрендә Казанның "Пирамида" концертлар залында халыкара "Татар Җыры - 2010" фестивале гөрләп узды. Әлеге чарадан сайланган фотографияләрдән төзелгән фоторепортажның кабул ит, Тамашачым!..
"Татар Җыры-2010" (Пәрдә арты)
Өстәү вакыты:: 25.12.2010
2010 елның 18 декабрендә Казанның "Пирамида" концертлар залында халыкара "Татар Җыры - 2010" фестивале гөрләп узды. Әлеге чарадан фоторепортажның беренчесен кабул ит, Тамашачым!
Tatar Music Awards - 2010!
Өстәү вакыты:: 12.12.2010
Ниһаять, 2010 елның 9 декабрендә барлык татар яшьләре тарафыннан көтеп алынган «Tatar Music Awards» премиясенең җиңүчеләре билгеле булды. Быелгы ТМАда (яшьләр аны кыскартып шулай ди) 50дән артык катнашучы булды. Алар 18 номинациядә бүләкләнде. Быелгы тамашаны “Эссе” төркеме солисты Айрат Ильясов һәм “Татар радиосы” ди-джее Булат Бәйрәмов алып барды. Сәхнә артындагы хәлләр турында Чулпан һәм Салават Миңнеханов хәбәр итеп торды. Әлеге чарадан Ләйсән Вәлиева фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Зиннур һәм Илназ Сафиуллиннарның концерт туры
Өстәү вакыты:: 31.10.2010
2010 елның октябреннән башлап әтиле-уллы дуэт - Зиннур һәм Илназ Сафиуллиннар Татарстанның күп кенә район үзәкләренә концертларын күрсәттеләр һәм әлеге сәяхәт Казанның филармониясендә уңышлы тәмамланды. Әле ноябрьның 3дә-Арчада күреп булачак, һәм 11 -Мөслимдә. Фоторепортажнф кабул ит, Тамашачым!
"TataParty" (октябрь)
Өстәү вакыты:: 30.10.2010
Tamasha.ru һәм Tatar-Production атна саен "TataParty" чын татар дискотекасын үткәрә башлады! Ноябрь аендв ул Казанның "Out Hall" клубына күчәчәк.
Музыкаль Десант - 2010 (Галаконцерт)
Өстәү вакыты:: 04.10.2010
Дүртъеллык тарихы булган грандиоз "Музыкаль Десант" дискотекасының галаконцерты 30 сентябрь төнендә "Эрмитаж" клубында кабынып китте! Әлеге чарадан Ләйсән Вәлиева фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ! - Сезон Ачылышы! (2010)
Өстәү вакыты:: 26.09.2010
Ниһаять, "Бердигән Шоу" дискотекасы үзенең яңа сезонын ачып җибәрде! Әлеге чара 23 сентябрь көнне "Империал" клубында бик матур узып китте. Ял итүчеләр, тамашачылар арасында хәтта Раяз Фасыйхов, Илназ Бахлар да күренднләр. Чын дигәндә, иң матур татар дискотекасына әверелде "Бердигән Шоу!". Яңа сезонда яңа уңышлар! Ләйсән Вәлиева фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Бердигән ШОУ! - Җәйге OPEN AIR!(2010)
Өстәү вакыты:: 08.08.2010
2010 елның 5 августында Казанның "Stereo-Пляж" комлыгында ачык һавада Бердигән ШОУ! - Җәйге OPEN AIR! уникаль тамаша узды. Әлеге чарадан фоторепортажны кабул ит, Tamashaчым!
Cәләт-Биләр фестивале-2010
Өстәү вакыты:: 21.07.2010
Быел традицион "Сәләт" яшьләр үзәге оештырган Биләр фестивале бик үзенчәлекле узды. Төп үзенчәлек - әлбәттә һава торышы: өч көн буе 35 градуслы эссе, балалар бергәләп тезелешеп күктән яңгыр үтенделәр) Һәм аларның теләкләре ишетелде, хәтта чамадан тыш: фестиваль тәмамланырга бер көн кала ярты сәгать буе яшенләп, бераз бозлы яңгыр койды. Фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!)
Бердигән ШОУ-Соңгы Звонок-2010!
Өстәү вакыты:: 22.05.2010
2010нчы елның 20 маенда Казанның "Империал" клубында Tamasha.ru һәм Tatar-Production иҗат берләшмәсе тарафыннан "Бердигән ШОУ-Соңгы Звонок" чарасы узды. Әлеге язгы сезонны япкан дискотекадан Ләйсән Вәлиева фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Ильвинаның туган көне!
Өстәү вакыты:: 05.05.2010
30 апрель көнне, кичке 19.00да, Казанның "FORSING" караоке-ресторанында яшь җырчы Ильвина барлык дуслары белән туган көнен үткәрде. Дресс-код: "Стиляги". Барлык Tamashaчылар исеменнән Tamasha.ru редакциясе Ильвинаны чын күңелдән туган көне белән тәбрикли һәм бәхетле озын гомер тели. Әлеге чарадан фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
"Tamasha.ru"-1ел!
Өстәү вакыты:: 04.05.2010
2010нчы елның 29 апрелендә Казанның "Империал" төнге клубында "Tamasha.ru" интернет-порталының туган көне, берьеллыгы гөрләп узды. Тамашада Зиннур, Ильвина, Шакур, Ильназ Сафиуллин, Хомай, һәм башка яшь башкаручылар катнашты. Әлеге чарадан Сергей Туганов фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Бердигән Шоу - МИШӘРarty!
Өстәү вакыты:: 17.04.2010
2010нчы елның 15 апрелендә Казанның "Империал" клубында Tamasha.ru һәм Tatar-Production тарафыннан үтә дә күңелле "Бердигән Шоу - МИШӘРarty!" дип исемләнгән татарча дискотека үткәрелде. Әлеге чарадан Ләйсән Вәлиеваның фоторепортажын кабул ит, Tamashaчым!
Бердигән Шоу-TatarAVATARparty
Өстәү вакыты:: 20.03.2010
18 март. 2010 ел. "Империал" төнге клубы. Джеймс Камеронның искитәрлек "Аватар" фильмына багышланган татар кичәсе булып узды. Әлеге тамашадан Ләйсән Вәлиева фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Илназның акустик концерты
Өстәү вакыты:: 13.03.2010
2010нчы елның 7 мартында Казанның "Маяковский. Желтая кофта" клубында Илназ Сафиуллинның акустик концерты булып узды. Әлеге чарадан Ләйсән Вәлиева белән Виталий Павловның зур булмаган фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
"Бердигән ШОУ-Гашыйклар төне"
Өстәү вакыты:: 20.02.2010
2009 елның 18 февраль төнендә Казанның "Империал" клубында булып узган "Бердигән ШОУ - Гашыйклар төне"ннән Ләйсән Вәлиеваның фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Изге Вәли Көне(№1)
Өстәү вакыты:: 16.02.2010
11 февраль көнне Казанның "Эрмитаж" клубында шаулап узган Изге Вәли көне күп тамашачының күңелендә, хәтерендә калгандыр. Әлеге чарадан беренче фоторепортажны кабул ит, Тамашачым!
Изге Вәли көне (парлар)
Өстәү вакыты:: 15.02.2010
11 февраль көнне Казанның "Эрмитаж" клубында шаулап узган Изге Вәли көнендә ЗАГС эшләде. Әлеге ЗАГСта теркәлгән парлардан торган Ләйсән Вәлиаеваның фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Бердигән Шоу! Зур COMEDY кичәсе
Өстәү вакыты:: 02.02.2010
28 гыйнвар "Империал" төнге клубында шаулап-гөрләп узган зур тамашадан кечкенә фоторепортажны кабул ит, Tamashaчым!
Ачылдык!
Өстәү вакыты:: 21.01.2010
16 гыйнвар көнне Казанның Декабристлар урамы 8 йортта "Tamasha" татар милли бүләкләр кибете ачылды. Һәр килгән кунакларга бавырсак авыз итәргә бирелде, "Tamasha" дисконт карталары таратылды... Инде хәзер болай да шәһәр буенча иң арзан бәягә куелган татар продукциясен (сувенирлар, музыка, дисклар, һ.б.) тагын да арзанрак бәягә сатып алып булачак. Шулай ук "Tamasha" кибете - билетлар кассасы да булып торачак - спектакльләргә, концертларга, дискотекаларга билетларны әлеге урыннан алып була, хәтта җиткерү хезмәте дә эшли (239 05 65) Рәхим итегез, Tamashaчылар!
"Бердигән Шоу!"(Яңа Ел)
Өстәү вакыты:: 28.12.2009
24.12.09 көнне Казанның "Империал" клубында "Бердигән Шоу!" тамашасы булып узды. Әлеге чарадан Константин Foxa Курочкин һәм Илнар |Tima| Тухбатов фоторепортажларын кабул ит, Тамашачым!
"Татар Җыры-2009"
Өстәү вакыты:: 22.12.2009
2009 елның 19нчы декабрендә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булып узган халыкара "Татар Җыры-2009" юбилей фестиваленнән Ильнар |tima| Тухбатов фоторепортажы. Кабул ит, Тамашачым!
"Минем заманам"... Фоторепортаж №2
Өстәү вакыты:: 19.12.2009
Тиздән өр-яңа, бүгенге заманыбызны чагылдырган "Минем заманам" музыкаль фильмы дөнья күрәчәк! Режиссеры - Дамир Барышев, рольләрне Айрат Ильясов, Шакур, Әбри Хәбриев, Ләйсән Нуруллина, Илдар Хуҗа, Илназ Сафиуллин, Артур Хафизов һәм башкалар башкара. Күп калмады! Әлеге фильмны төшерү мәйданыннан Илнар |tima| Тухбатов фоторепортажының икенчесен тәкъдим итәбез. Кабул ит, Тамашачым!
"Минем заманам"...(фоторепортаж №1)
Өстәү вакыты:: 11.12.2009
Тиздән өр-яңа, бүгенге заманыбызны чагылдырган "Минем заманам" музыкаль фильмы дөнья күрәчәк! Рольләрне Айрат Ильясов, Шакур, Әбри Хәбриев, Ләйсән Нуруллина, Илдар Хуҗа, Илназ Сафиуллин, Артур Хафизов һәм башкалар башкара. Күп калмады! Әлеге фильмны төшерү мәйданыннан Илнар |tima| Тухбатов фоторепортажының беренчесен тәкъдим итәбез. Кабул ит, Тамашачым!
"Нон-Стоп" дискотекасы (19.11.2009)
Өстәү вакыты:: 21.11.2009
2009нчы елның 19 ноябрендә Казанның "Арена" төнге клубында үткәрелгән "Нон-Стоп" дискотекасыннан Ильнар |tima| Тухбатов фоторепортажын кабул ит, Тамашачым!
Илназ Сафиуллин концерты
Өстәү вакыты:: 09.11.2009
Илназ Сафиуллинның 27 октябрьда Казанның Филармония концертлар залында узган тәүге концертыннан кечкенә фоторепортаж
"МузБомба"(22.10.09)
Өстәү вакыты:: 29.10.2009
22 октябрьда "Арена" төнге клубында узган "Музыкаль бомба" дискотекасыннан кечкенә фоторепортаж
Эрмитаж!"Музыкаль десант-2009"!(сайланган фото)
Өстәү вакыты:: 07.10.2009
1 октябрь көнне Казанның "Эрмитаж" клубын дер селкеткән "Музыкаль десант"ның галаконцертыннан Наил Fotosmall һәм Константин Foxa фоторепортажларыннан сайланып алынган фото...Кабул ит, Тамашачым!
"МузДесант-2009" (Сайланган фото)
Өстәү вакыты:: 03.08.2009
Вәгъдә ителгәнчә, 2009 ел җәенең иң кызу, дәртле концерт турыннан - "Музыкаль Десант - 2009" дан - сайланып алынган фоторепортаж тәкъдим итәбез. Ничек бар - шулай... Кабул ит, Тамашачым!"
"Музыкаль NON-STOP" Мәскәүдә...
Өстәү вакыты:: 23.06.2009
18 июньдә Мәскәүдә булып узган яшь җырчылар катнашуындагы концерттан фоторепортаж. Әлеге чараны "Рух" продюсерлык үзәге, Duslar.ru интернет компаниясе һәм "Барс-медиа" оешмасы үткәрде. Фотографияләр duslar.ru сайтыннан алынды, шуңа күрә фоторепортажның күләме һәм фотоларның үлчәмнәре tamasha.ru сайтындагы башка фоторепортажлар белән туры килми.
"Соңгы кыңгырау"
Өстәү вакыты:: 29.05.2009
25 май көнне Пирамидада tamasha.ru һәм dj Shәkert үткәргән чарадан фоторепортаҗ. Кабул ит, Тамашачым!
"Tamasha.ru" сайтының презентациясе!
Өстәү вакыты:: 02.05.2009
"Аншлаг" кинотеатрында узган презентациядән фоторепортаж! Кабул ит, Тамашачым!
Дискотека "Татарлар"
Өстәү вакыты:: 18.04.2009
15нче апрельда узган "Татарлар" дискотекасыннан фоторепортаж! Кабул ит, Tamashaчым!
"Tatar Music Awards - 2009" (сайланган фото)
Өстәү вакыты:: 30.03.2009
19 мартта Казанның "Эрмитаж" төнге клубында беренче тапкыр "Tatar Music Awards-2009" фестивале узды. Tamasha.ru чарада катнашкан яшь йолдызларның Наил Зыятдинов тарафыннан төшерелгән иң матур, сайланган фотоларын тәкъдим итә...
Дизайн —
студия Pixpromo