«Саф хисләр» төркеме кызлары кая югалды икән дисезме? Югалмаганнар, шәхси тормышларын җайлау, кияүгә чыгу, бала үстерү эшләре белән мәшгуль әле алар бүгенге көндә. Күптән түгел, 15 августта Гөлнараның никахы булган. Ул Лениногорск ягына килен булып төшкән һәм аралар ерагаю сәбәпле җырлаудан туктарга исәбе...
1 октябрь көнне Казанның "Эрмитаж" клубын дер селкеткән "Музыкаль десант"ның галаконцертыннан Наил Fotosmall һәм Константин Foxa фоторепортажларыннан сайланып алынган фото...Кабул ит, Тамашачым!
Казанда татар эстрадасының популяр җырчылары катнашында чираттагы «Музыкаль десант»ның йомгаклау Гала-концерты узды. Гадәттә, мондый кичке чаралар билгеләнгән вакыттан соңрак башлана, шуңа күрә мин дә Гала-концертка билетта күрсәтелгән сәгать 8гә түгел, ә 10нарга гына барырга булдым...
Дүртенче ел рәттән “Барс-медиа” кастингына чакырган афишага игътибар итәм инде. Кастингка барып җитә алган гына юк иде. Быел менә тәвәккәлләдем! Җырлавым белән жюрины барыбер таң калдыра алмам дип, тамашачы булып кына барырга булдым...
"...Кызыклар поездда ук башланды. Татарга гомер-гомергә дуңгыз каршы инде. Чикне узганда үзең белән бернинди ризык та булырга тиеш түгел икән. Ә бездә ул колбаса, ул тиз пешерелә торган ашлар, токмачлар, сыр дисеңме!.."
Габделфәт Сафин белән бергәләп “Хыянәт” җырын башкарган яшь кенә кызны күпләр хәтерлидер әле. Мәктәп укучысы чагыннан ук тамашачы мәхәббәтен яулап, халык күңеленә кереп калды ул Венера Шәмиева. Берникадәр вакыт югалып торганнан соң, җырчы кызыбыз янәдән сәхнәдә. Ул кабат үз тамашачысын моңлы җырлары белән сөендерә...
Әйе. Ачудан. Һаман да шул бер балык башы дигәндәй, ТНВ каналының бу тапшыруы кайсы гына гәзит битенә менмәде дә, кайда гына тәнкыйтьләнмәде. Шунысы хак – татар тапшырулары арасында авыл тамашачысы тарафыннан иң карала торганнарының берсе – “Җырлыйк әле”...
Бик тыйнак һәм тәрбияле егет. Тормышта аңа нәрсә кирәк булганын яхшы белә. Заманча егет булса да, интернетта утырырга һәм музыка тыңларга яратмый. Сугыш турындагы кинолар карарга, өй пилмәнен ашарга һәм фотога төшерергә ярата...
Ике-өч ай элек Tamasha.ru сайтының Вконтакте.ру сайтындагы группасында "Йолдызлар белән фото" альбомы барлыкка килде. Бүгенге көндә әлеге альбомда 150ләп фото җыелган һәм әле дә материаллар әкренләп өстәлә бара. Бүген Tamasha.ru сайтының иң актив, әйдәп баручы tamashaчыларын әлеге альбомнан алынган фотолары белән монда...
Хәтерләсәгез, Салават Миңнехановның "Онытма мине" җырына клипны төшерү мәйданыннан видеорепортажны күрсәткән идек, ул "Tamasha-TV"да да үз урынын тапты. Бүген исә тагын әлеге клип белән бәйле яхшы хәбәр: 1 октябрьда Казанның "Эрмитаж" клубында узачак "Музыкаль Десант-2009" галаконцертында аның презентациясе булачак!..
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов сентябрь буе Башкортстан якларында гастрольдә булды. Зур концерт туры тәмамлана дигәндә генә җырчылар белән күңелсез хәл килеп чыга – автобусларын караклар баса."Шунысы кызык, автобусны милиция бүлегеннән 40 метр чамасы ераклыкта калдырган идек. Мондый хәл булыр дип уйламадык", - ди шофер...
Татарстанда афиша һәм башка мәгълүмати игъланнар моннан соң ике дәүләт телендә: русча һәм татарча языла башларга тиеш. Татарстанның тел турындагы законнарын яраклаштыру өчен Россиянең Югары суды әнә шундый карарга килгән...
Дизайн —
студия Pixpromo