TR һәм ТМТВ туган көнендә 10мең зонтик!
Хәбәр өстәлгән: 03.09.2012
«Татар радиосы» һәм «TMTV» туган көннәренә 10 мең кеше килде!

“Татар радиосы”н яратып тыңлаучылар һәм ТМТV каналын үз итүчеләр 30 август көнне Камал театры каршында грандиоз шоу шаһитләре булды. Һава торышы кәефсезләнеп, яңгыр явып торса да, тугры тамашачыларны бу берничек тә куркытмады. Якынча 10 000 тамашачы “Татар радиосы”ның 11, ТМТV каналының 1 яшьлек туган көн бәйрәменә җыелды.



Туган көн белән котларга килүчеләр арасында йолдызлы кунаклар да шактый иде. Ләйсән Гимаева, Илназ Бах, Алинә Бәширова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова, Мурат Гайсин, Ленар Сәйфиев, Алинә Сафиуллина, Илдар Әхмәтов, Алинә Шәрибҗанова, Мөнир Рахмаев, “Эссе”, Альбина Апанаева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ландыш, Әлфинә Әзһәмова һәм татар эстрадасының башка якты йолдызлары бик теләп бәйрәмгә килгән тамашачы күңелен күрде.



Концертны “Татар радиосы”ның креатив ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова, Булат Бәйрәмов, Әбри Хәбриев, Dj Айваз, Айсылу Лерон, Ильяс Газизов, Ләйсән һәм Рәмзия алып барды. Ә иң бәхетле тамашачылар бәйрәмнең генераль партнеры “БИГ ЗУР” базарыннан кыйммәтле бүләкләр алу бәхетенә дә иреште.



Алда да туган көннәрдә күрешергә насыйп булсын! Бәйрәмнәр белән, дуслар!