“Тормышны җырлап туктата алмыйм!”
Ринат Рахматуллинга авылыбызга концерт белән килгәч, бигрәкләрдә гади, ачык кеше икән дип сокланып утырган идем. Халык белән рәхәтләнеп аралаша, язып җибәрелгән сорауларга бик теләп җавап бирә, сәхнәдә үзен иркен тота. Бәлки шуның өчен дә аны халык шулай тиз яратып өлгергәндер. Башка кешеләрдә дә нәкъ менә ачык күңелле булуны, гадилекне ярата, гаделлекне хөрмәт итә ул. Үз сүзләре белән әйткәндә, “простой” кешеләрне ярата. Нәкъ менә шул халыкчан булуы белән тамашачысына якын да инде җырчы. Үзе белән якыннанрак танышыйк әле.

Буа районы Түбән Наратбаш авылыннан ул. Туган көне 15 июльдә. Бик күп еллар тамада булып йөргән, якташлары аны Буа сатиры театрыннан да яхшы таный. Гомумән, зур сәхнәгә чыкканчы да иҗатка якын кеше булган. Әмма татар эстрадасына бары 40тан узгач кына килде, шундук танылып та алды. Бу бернинди дә могъҗиза да, тылсым да түгел, ди үзе Ринат абый. Чөнки унбиш яшендә үк беренче җырын язган һәм шуннан башлап нигә минем җырларымны эстрада йолдызлары башкармый, нигә җырларымны тыңламыйлар икән дигән борчу белән, минем җырларым да халык күңеленә керсен иде дип хыялланып яши башлый. Әлбәттә инде иҗат итүеннән туктатып тормый. Хәтта сабыйларга кадәр яттан белгән хит җыры “Тукта яңгыр” да 1995 елда ук иҗат ителгән булган. Ә бүгенге көнгә аның 120ләп җыры бар. Ул үзен алынган эшен җиренә җиткерә торган, башкарып чыкмыйча тынычлана алмас тынгысыз җан ди. Тормыш девизы да “Алга! Алга!” дигән. Шуңадыр да иҗаты да бик әзерлекле, сыйфатлы, гөрләп тора аның. Затлы “алтын барс” премиясе иясе! Бүген Ринат Рахматуллинның җырларын тыңлап бииләр дә, шатланалар да, моңсуланып елыйлар да. Ә бу инде җыр кеше күңеленә үтеп кергән дигән сүз. Автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның балалык хыялы тормышка ашкан. Беркөнне шулай Рахматуллин “Татар радиосы”на кунакка килгән иде. 5 яшьлек бала да, апалар да, абыйлар да бик күп шалтыраттылар аңа, сораулар бирер өчен генә түгел, күбесе иҗатына карата мәхәббәт аңлатып шалтырата. Менә ул тамашачы мәхәббәте!
Җырлар ничек туа дигән сорауга, Ринат абый:
-Ул йөрәк халәте, кичерешләр аша туа. Үзең, танышларың белән булган хәлләрне күреп, анализлап, шуны җырга саласың. Менә мәсәлән, “Зинһар өчен” җыры поезда танышкан грузинның тормыш хәлен тыңлагач туды. “Тормыш китабы” җыры 22 ел аягына баса алмаган бер абый белән сөйләшкәч язылды. “Уйлану” җырына нигез булып егете ике еллык хәрби хезмәттән кайтканны көтмәгән кызны белү булды – бу тәүге җырым. “Сагыну” җыры Шәле егете Айдар истәлегенә язылды. Аның дуслары миннән “Кызы яныннан кайтканда бәрелеп үлде, бик яраткан, хөрмәт иткән дустыбыз иде, җыр языгыз әле аңа багышлап”, - дип сорадылар. Күңел халәтенә бәйле рәвештә “Тукта яңгыр”, “Ташлап китмә” җырлары туды.
“Тукта яңгыр”ын халык аеруча да яратып кабул итте инде. Нигә нәкъ менә яңгырны туктатасың килә соң, карны да түгел, вакытны да түгел дип сорыйлар икән үзеннән. - Мин җырлап карны туктата алмыйм, тормышны гомумән дә, яңгырны гына тукталып була, - дип шаярта Ринат Рахматуллин.
Җырчы көне-төне юлды, Буа белән Казан арасыннан кайтып та керми. Әле тагын гастрольләрдә еш йөри, Мәскәү, Түбән Новгородта аны яхшы беләләр икән. “Сезнең якта якты йолдыз булып Салават балкыса, бездә – син диләр миңа анда”, - дип көлә Ринат абый. Яулап алынган игътибарны хәзер инде югалтмаска кирәк. Әле хәзер дә сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт дулкынлана икән ул. Җырлый башлагач, тамашачы арасыннан үзенә сокланып, яратып карап утырган бер-ике кешене табып, шуларга карап җырлый һәм дулкынлану үзе басыла икән.
Тыгыз эш графигыннан ялга да, спортка да вакыт табам ди Рината абый. Хоббие – хоккей. Чын ял, күңел тынычлыгы туган якта, гаиләм янәшәсендә ди. Гаиләсенә килгәндә, Ринат әфәнденең ике кызы бар: зурсына – 20, кечкенәсенә – 6 яшь. Ә хатыны өйдә хуҗабикә.
Ринат Рахматуллинның тиздән үз концертлары башлана. Иң зур концерты 3 мартта УНИКС залында йомгаклау гала-концерты булчак. Биредә өр яңа 13 җыры яңгыраячак дип ышандырды ул.
Билетлар инде сатуда. Бәясе 300 сумнан 700 сумга кадәр.
Кадрия Хәсәнова