Кем Гашыйклар көнен немец киносыкарапкаршылый? Кем белән Әбри ХәбриевИзге Вәли бәйрәменикеатна буе Тайландта уздырырга җыена? Башка егеттән мәхәббәт хатлары алган егет нинди хисләр кичерә?Татар радиосы зур уңышлар белән Эрмитаж клубында мең ярым тирәсе тамашачы җыеп Изге Вәли көненә багышланган зур кичәсен уздырды. Барысы да гашыйкларның күңеленә хуш килгән туй стилендә узды. Алып баручылар җыелган кунакларны оүзеняәлекле мәзәкләр, уеннар һәм бүләкләр белән куандырды. Гашыйклар көне белән тәҗрибәле җырчылар да, сәхнәгә күптән түгел генә аяк баскан башкаручылар да тәбрик иттеләр җыелган кунакларны. Татар эстрада йолдызлару бу бәйрәмгә нинди карашта булуларын, сөйгән парларыннан буләккә ни алуларын һәм үзләре нәрсә буләк итүләрен белү теләге белән мин пәрдә артына юлландым.
Сәхнәдә булган мәхәббәт атмосферасы йолдызлар бүлмәсенә дә таралган. Аларның җылы кабул итүләреннән мин нинди максат белән кергәнемне дә онытып җибәрә яздым. Бераз хуш җыйгач, үземне кулга алдым да, зәңгәр экран аша һәрвакыт күзәтеп торган кумирларыма алдын ук эзерләп килән берничә соравымны яудырдым.
Әбри Хәбриевны иртән иртүк ук телефон шылтыравы уяткан. “ Тор, сволочь, эшкә соңга каласың!Кстати, сине Изге Вәли көне белән, матурым” – дип котлаган аның дусты һәм коллегасы – Айваз Садыров. Әбри мәхәббәт бәйрәмен ике атнага сузырга теләгәнен белдерде. Яраткан тормыш иптәше белән Тайланд якларында ял итеп кайтырга телиләр алар. Мәхәббәт җимешләре- нәни кызчык буләк иткәне өчен Әбри Хәбриев хатынына назлап “әнисе” дип кенә эндәшә.
Иң үзенчәлекле буләкләр ясаучылар рәтеннән булган Айваз Садыров сөйгән кызына ни өчен нәкъ аңа гашыйк булуының 100 сәбәбен ачып салган. Йөрәген яулап алгын кызга җырчы бүләкләрен дә, ихтибарын да һич җәлләми икән.
Инсафка (Сәйәр&Инсаф төркеме) сөйгәне зур йомшак аю бүләк иткән. Изге Вәли көне белән убеп котлаучылар та булган аны. Ә менә Гөлназ Батталова “минемчә, җырчы өчен иң яхшы бүләк - ул өр-яңа җыр” дип белдерде. Бүгенге мәхәббәт кичәсендә үзе дә бүләккә кабул иткән “Ике язмыш” җырын башкарып узды. Эмиль Айзатулла иң беренче котлауны гаилә учагын җылытып торучы тормыш иптәшеннән алган. Иң шәп сөю бүләге - кечкенә улы икәнен белдерде һәм тагын да бүләккә нәни кыз теләгәнен әйтеп узды.
Бүләккә кемдер мәхәббәт хаты яза, кемдер йәмшак уенчыклар бирә, ә шулай да чәчәк гөлләмәсе һаман иң актуаль булып кала. Ләйсән Гимаеваны нәкъ шулай итеп сөендерә дә инде аның тормыш иптәше. Студент елларыннан ук уенчыклар, чәчәкләр белән иркәләнеп торса ла Ләйсән роза гөлләрен бик сөенеп кабул итә.
Күптән түгел генә никахлашкан Мөнир Рахмаевка да берничә соравымны биреп уздым. 100 тапкыр ничек өзелеп яратуын белдергән бик тә оригиналь открытка буләк иткән аңа кәләше. Ә үзе ул бәйрәмнәр җитүен көтмичә һәрвакыт сөйгәнен бүләкләр белән куандыра икән. “Яраткан кешеңә бүләк бирер өчен Изге Вәли көнен көтеп яту кирәк түгел ”, - дип саный ул. “Язмыш миңа иң яхшы бүләк ясады - дөньядагы иң чибәр кыз белән очраштырды”- дип бәхетле елмайды ул. Чынлап та бер-берсен сөйгән парлар өчен бергә булу иң зур бәхет.
Гашыйклар бәйрәмен юлда уздыручылар да табылды. Илназ Сафиуллинга гыйшык тоткан кызлар юл буена котлау хатлары белән озатып килгәннәр аны. Җырчының иң романтик бүләге – 11 катлы йортның түбәсендә шәмнәрдән ясалган йөрәк булган. Сөйгәненә ул атап язган җырын да башкарып узган.
Радиф Ахмадиевка таң ата башлау белән үк котлаулы эчтәлекле “sms”калар ява башлаган. Иң хайран калдырганы ниндидер Марат исемле егеттән килгән. Изге Вәли көнен бик яратып бетермәүчеләр та бар икән. Радиф шулар арасыннан. Яраткан кешеңне сөендерер өчен ниндидер аерым бәйрәм җиткәнен көтеп яту егетләр эше түгел дип саный җырчы.
Илназ Гариповка килгәндә, ул да Гашыйклар көнен бик яратып бетерми икән. “Иң яхшы буләк – ул мәхәббәт сүзләрен турыдан туры күзгә карап эйту”, - дип саный җырчы. Ә шулай да кызлар тарафыннан сәхнәгә ыргытылган йөрәк формасындагы йомшак уенчык аңа бик охшады.
Ә менә Ландыш Нигмәтҗанова “Изге Вәли көне – яраткан бәйрәмнәремнең берсе” дип белдерде. Аның фикеренчә, әгәр кеше мондый романтик бәйрәмне яратмый икән, бәлки аның мәхәббәт мәсәләсенә килгәндә барысы да бик яхшы түгелдер. “Иң мөһиме буләк түгел, а ихтибар” – дип сөйкемле елмаеп хушлашты минем белән Ландыш.
Альберт Исмайлны бу юлысы үзенчәлекле котлау белән шаккаттыра алмаганнар. Икенче юлы барысы да башкача булыр, кызыклы бүләкләр, котлаулар алда эле дип ышанып кала җырчы.
Бер пакет мандарин бүләк итүчеләр да бар икән. Данис Закировның күңеленә мондый үзенчәлекле бүләк бик хуш килгән. Изге Вәли бәйрәмен ничек уздырырга телисең дигән сорауга, экран каршында “немец кинолары” карап дип шаяртты ул. Ә чынында ул Изге Вәли бәйрәмен дуслары белән Эрмитажда уздыра
Барлык кешеләр дә мәхәббәткә мохтаҗ, минемчә. Бары тик сөю хисе генә яңа җырлар тудыра, яшәү мәгнәсен барлыкка китерә, безнең аклы-каралы тормышыбызны “салават күпере” төсләре белән бизи. Чынлап та бик күпләребез бәхетле тормышны сөюеңне буләк итеп яшәүдә күрә. Яраткан кешеңне сөендерер өчен кыйммәтле бүләкләр дә кирәк түгел, йөрәк түреннын чыккан назлы сүзләр барысыннан да өстенерәк. Татар эстрада йолдызлары белән әнгәмәдән соң моңа мин тагын бер тапкыр инандым.
Альбина Фаррахова, Гузель Сафина