Роберт Ямгуров: «Өйләнүем турында кычкырып йөрмим»
Хәбәр өстәлгән: 09.02.2012
Роберт Ямгуров: «Өйләнүем турында теләсә-кемгә кычкырып йөрмим»


Роберт Ямгуров – бүтән планетадан төшкән кеше сыман. Башка яшь җырчыларның беренче сәхнәгә менүдән үк башлары йолдызлыктан әйләнсә, Роберт үзен бик тыныч тота, журналистлар белән аралашмаска тырыша, шәхси тормышын йөз йозак артында яшереп тота, аның бу дөнья ыгы-зыгысына карата үз фикере бар. Җырчы егетнең өйләнүен дә якыннарыннан башка берәү белми, хәтта. Ләкин махсус “Кәеф ничек?” газетасы өчен генә Роберт үзенең сер йомгагын сүтәргә ризалашты.



“Табиб буласым килә!”

– Роберт, сәлам! Син журналист булсаң, үзеңә нинди сорау бирер идең?

– Җыр, музыкадан башка, параллель рәвештә тагын ни белән шөгыльләнергә телисең, дигән сорау бирер идем, мөгаен.

– Шулай да ни белән шөгыльләнергә теләр идең инде?

– Мин медицина өлкәсендә, хирург яки теш табибына укыр идем. Җырны хобби буларак калдырырга мөмкин. Беренче чиратта кешеләргә ярдәм итү ошый миңа. Балачагым хыялы да медик булу.

– Роберт, ник балачак хыялың кешеләрне дәвалау булгач, кинәт кенә җырны сайладың, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердең?

– Минем балачак хыялларым бер генә дип кем әйткән?! Минем җырчы да буласым килде. Әти-әнием дә җырларга ярата.

– Гаиләдә син бер генә баламы?

– Без икәү! Минем олы абыем бар. Ул армиягә барып кайтты да, заводка эшкә урнашты. Әтиләрем янында, Туймазыда яши. Минем әнием Шаран районыннан, ә әтием Чишмә районыннан. Шаран дигәннән, минем әнинең апасы Фән Вәлиәхмәтов белән сыйныфташлар.

– Роберт, хәзер Башкортстаннан җырчылар бик күп килә. Бу нигә бәйле дип уйлыйсың?

– Хәзер белмим ничек, ләкин элеккеге президент, Мортаза Рәхимов хакимлек иткәндә татарларны кысу бар иде. Безне анда яратмыйлар, күп татарны халык санын алу барганда башкорт дип яздыралар (үзем һәрвакыт татар дип яздырдым). Бу милләтчелек бик сизелә, шуңа бәйле күп татарлар Татарстанда яшәү турында хыялланып тормыш күрә. Минем танышларым, дусларым арасында гына да күбесе Уфада университетка керү өчен үзен башкорт дип яздырган. Башкача уку йортларына керүе, ай-һай, җиңелләрдән түгел.

“Атнага бер-ике тапкыр талашып алырга кирәк!”

– Роберт, сиңа әле 24 кенә яшь, ә инде уң кулыңда балдак ялтырый. Кайчан өйләнергә җитештең?

– 2011 елда туй булды, инде ике ел никах укытып яшибез. Моны белгән кеше белә. Ә болай кешегә әйтеп, бу хакта кычкырып йөрмим, “Вконтакте”да фотоларымны элмим. Тамашачы өчен беренче урында иҗатым булуын телим.

– Хатының риза түгелдер әле...

– Юк. Шәхси тормыш турында сөйләмәүне үзем сайладым.

– Туй егет ягында булдымы?

– Әйе, 150 ләп кеше җыелды. Туймазыда туйга 200 мең сум чамасы китсә, Казанда шундый ук хезмәтләргә ике тапкыр күбрәк чыгым китәр иде.

– Икегез дә яшь кеше. Синеңчә, гаиләне ничек алып барырга кирәк?

– Үзе бара инде шунда! Аллага шөкер. Иң беренче чиратта, материаль проблема булмавы мөһим. Ир-ат кеше моңа ирешер өчен бөтен көчен куярга тиеш. Руфина бит миңа ышанып ничектер кияүгә чыккан, димәк аның өметләрен акларга тиеш (елмая).



– Ике кешелек гаиләне туендырыр өчен күпме акча эшлисең?

– Беренчедән, концертларда чыгыш ясап йөрим. Икенчедән, реклама агентлыгында эшләш­терәм.

– Руфина белән ничек кавыштыгыз?

– Сер итеп кенә әйтәм, хатыным – җырчы Лилиана Ирназарованың двоюродный сеңлесе. Ә Лилиана белән без 4 ел чамасы аралашабыз. Ул мине бервакыт өенә кунакка чакырды. Анда Руфина да бар, ул әле 1 нче курста укый иде. Моннан соң ярты ел күрешми тордык. Лилиана тагын кунакка чакырды (алар Руфина белән бергә яшәде). Шул көннән бирле без аерылышмадык. 4 ай очрашып йөргәннән соң без никахлашып та куйдык! Бу болайрак булды: мин Руфина белән бер очрашуда: “Әйдә, бергә яшибез!” - дидем. Ул ризалашты. Ләкин әти-әниләр никахсыз торуыбызны теләмәде. Никахлаштык.

– 18 яшьлек кызларын студент егеткә кияүгә бирергә әти-әнисе шулай җиңел ризалаштымы?

– Әнисе шундук риза булды. Ә әтисен үгетләр өчен “ничек торырсыз”, “ничек яшәрсез” кебегрәк сорауларга җавап бирергә туры килде (көлә). Безнең әти-әни Лениногорск кызын сайлаганга сөенеп туя алмый инде. “И, улым, молодец! Рәхмәт, кодагыйлар ерак тормый, 100 чакрымда гына” , – диләр.

– Гаиләдә талашкан вакытлар буламы? Гадәттә, тавыш ни өчен чыга?

– Булып тора инде ул. Гадәттә, җыен юк-бар аркасында. Бертөрлелек тә туйдыра. Алай күңелсез. Минемчә, гаиләдә тавышлар булып торырга тиеш. Алар гаиләне ныгыта. Шуңа кайвакыт махсус талашып алган чаклар да була. Ызгышып алабыз да, рәхәт булып китә. Әлбәттә, алар еш түгел, ә атнага бер-икедән артмаса яхшы (көлә).



– Мәхәббәтнең гомере кыска, 3 ел гына диләр...

– Кемдер өчен бәлки шулайдыр. Минем өчен ул мәңгегә. Мине менә Руфинадан башка бер хатын-кыз да кызыксындырмый. Хәтта ошамый да.

– Бәби турында уйлар бармы?

– Мин үлеп балалар яратам. Үземнеке булуы турында хыялланам. Әлегә фатирга түләп торабыз. Үз фатирыбыз булгач, алла бирсә, бәбиебез булыр.

“Йолдызлык чиреннән мин дә интектем”

– Йолдызлык чиренә килгәндә...

– Ул бетә торган, вакытлы авыру.

– Кайчан бетә соң ул? Аның беткәнен көтеп ятарга кирәкме?

– Якыннарың синнән йөз чөерә, аралашмый, сине узып үтә башлагач, җәмгыятьнең сиңа карата мөнәсәбәте үзгәргәч...Шуннан үзгәрергә кирәк икәнен аңлыйсың... Ләкин инде соң, дусларыңны югалткан булуың бар. Минемчә, күпчелек очракта нәкъ менә урысча әйтсәк “из грязи в князи” килгән кешеләрнең “түбәләре китә”. Йолдызлык чире миндә дә булды, җырлый гына башлаганда. Университетта укыганда “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаша башладым. Шул вакытта миңа еш кына “син йолдызлангансың” дип әйтә башладылар. Мин моны үзем дә тойдым. Кешеләр белән астыртын сөйләшә башладым. Ул чакта Филүс Каһиров белән фатирда тора идек. Мин кайттым да аңа бу хакта сөйләдем. Ул миңа моның вакытлы икәнен аңлатып бирде. Дусларның шулай “башка чиртүе” ярдәм итте, мин шундук элеккеге Робертка әйләндем.

Роберт – хыялый кеше. Аның хыялланмаган әйбере юк, теләмәгән теләге юк. Ул Татарстан халык артисты исеменә лаек булырга да, табиб булырга да, үз эшен башларга да, зур йорт төзеп, күп балалар тәрбияләргә дә хыяллана. “Ә ник хыялланмаска? Хыяллар чынга аша, диләр ич. Шуңа хыялланырга гына кирәк” , - ди җырчы егет.

Лилия ВӘЛИШ.



Дизайн —
студия Pixpromo