Алия Шәрәфетдинова: “Мәхәббәт темасы – минеке"
Хәбәр өстәлгән: 07.02.2012
Алия Шәрәфетдинова: “Мәхәббәт темасы – минеке”


Алия Шәрәфетдинова белән спортзалда очраштым. Ул монда еш килә икән.

Бу чибәр, яшь кыз бөтен әйбергә дә җитешә. Мәсәлән, шушы көннәрдә Алия үзенең өр-яңа “Сагалама мине үткәннән” җырына клип төшергән икән . Яңа костюмнар тектерә, җырлар яздыра. Шул ук вакытта укый да, спорт белән дә шөгельләнә һәм хатын-кыз буларак үзенең кыяфәтен даими күзәтеп тора. Аның өлгерлегенең сере, иҗади яңалыклары, укуы турында җырчының үзеннән сорашыйк.



– Ничек барысына да җитешәсең, Алия?

– Мин гомумән иртә торырга яратам, кичтән күп эш булганда, мин иртән иң соңы 9 да торам. Күпчелек будильник белән уянам. Озак йоклагач эш кала. Ә иртә торгач бар нәрсәгә өлгерәсең.Тору белән гимнастика ясап алам.Иртән гимнастика ясауның кәефкә йогынтысы бик зур. Гомумән, спорт бик кирәк, гимнастикадан тыш спорт залларына да йөрергә тырышам.

- Син спорт белән махсус программа буенча шөгельләнәсеңме?

- Әйе. Мин махсус тренер белән шөгыльләнәм, ул үзенең эшен бик ярата һәм спорт буенча бар нәрсәне дә белә. Ул мине махсус программа буенча өйрәтә, күнегүләрне минем кәефемә карап сайлый. Мин аның эшенә бик ышанам,аңа бик рәхмәтлемен. Мин шөгельләнә торган спорт төре - crossfit.

- Матурлык салоннары да кәефкә йогынты ясый торгандыр...

- Салоннарга барып кайту кәефне күтәрә. Мин үземне иркәләргә бик яратам,салоннарга еш йөрим, спа-процедурылар ясатам. Һәр хатын-кызның хыялыдыр - көнеңне матурлык салонында уздыру. Шуңа күрә хатын-кызга матурлык салонына бүләккә сертификат алган ир-ат бер дә ялгышмас...

- Кремнарны, косметиканы үзең сайлыйсыңмы?

- Чыннан да кремнарны сайлау җиңел эш түгел, шуңа күрә мин һәрвакыт косметолог белән киңәшләшеп махсус фирмалардан алырга тырышам, дөрес итеп сайланмаган крем битнең тиресен бозырга мөмкин.

- Кибетләрдә еш йөрисеңме?

- Минемчә, һәр хатын-кыз кибеттә йөрергә вакыт табадыр. Бөтен кирәк-ярак өйдә булса да, кибетләрне атлап узмыйм, кереп берәр помада булса да алып чыгам, якыннарга сәбәпсез бүләкләр алырга яратам.

- Син нинди төсләрне сайлыйсың, яратасың?

- Миңа бервакыт шундый сорау бирделәр: «Нишләп синең бар күлмәкләрең дә ак төстә?»-дип. Мин ак төсне бик яратам, ак киемнәр сайларга тырышам, дип җавап бирдем.Чыннан да ак төс - минем яраткан төсем. Ак төстән башка гардеробымда кара, күк, яшел төсләр дә бар.

- Алия, укуың турында да безгә сөйләп кит әле?

- Мәдәният университетының 4 курсында укыйм. Укуны калдырырга тырышмыйм. Безнең группа бик тату, без барлыгы 10 гына кеше, бер-беребезгә ярдәм итәбез, экзаменнарны күчерәбез (көлә). Шулай булмаса кызык та булмас иде.

- Ниндирәк темага җырларың бар?

- Минем булган җырларым мәхәббәт темасына. Кайберәүләр сан өчен яздыра, ә мин популяр булсын, сүзләре дә, музыкасы да аңлаешлы булсын дип яздырам. Кайбер җырларымны икешәр, өчәр ай буена иҗат иткәнем булды. Минем җырларымны тамашачылар аңлар, җыр сүзләренең эченә кереп, омтылып моңланырлар дигән теләктә калам.Шуңадыр да инде альбомымны чыгарырга ашыкмыйм.

Энгэмэдэш-Айдар Газизуллин, "Музыкаль Каймак"


Дизайн —
студия Pixpromo